СУГЫШЧАНЛЫК и. 1) Сугыш (3 мәгъ.) алып баруга сәләтлелек, сугышка (3 мәгъ.) әзер булу дәрәҗәсе; русчасы: боеспособность. Инспектор легионерларның сугышчанлык ягыннан бигрәк сәяси якларын [тикшерде]. Ш.Усманов

2) Сугышка хирыслык, тиз сугышып китүчәнлек; русчасы: воинственность. --- һуннар, скифлар, төркиләр яки татарлар турында Европада да, Ерак Көнчыгышта да бер үк төрле итеп сөйләгәннәр һәм язганнар: шул ук күчмә тормыш, өсте ябык арбалар, күпләп мал тоту һәм сугышчанлык ---. И.Хуҗин

3) Батырлык, кыюлык. Шул ярыш аркылы массага яңа – күмәкчелек, эшкә бирелгәнлек, дәртлелек, батырлык, киләчәккә ышанучылык, сугышчанлык, эшчәнлек тойгылары бирелсен. Менә безнең әдәби фронттагы төп бурыч. М.Җәлил

4) күч. Нәтиҗәлелек, үтемлелек, тәэсир көче; куелган бурычларны үтәүгә сәләтлелек. Автор вакыйгалар үзәгендә булып, үзен шунда катнашучы итеп түгел, ә читтән күзәтеп, бөтенесен бик тәртипле теркәп баручы кебек тәэсир калдыра. Мондый алым очеркларның сугышчанлык сыйфатын киметә. Г.Иделле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә