СУГЫШЧАН с. 1) Сугыш (4 мәгъ.) белән бәйле. Менә бүген безнең алдыбызга кичектерелми үтәргә куелган аеруча мөһим сугышчан приказ шушы. Ф.Кәрим. Алар аз санлы кешеләрдән сугышчан группалар төзегәннәр. Г.Әпсәләмов

2) Сугышка сәләтле, сугышка әзер. Сугышчан гаскәр

3) Кыю, тәвәккәл. Ассирия осталары үзләренең әсәрләрендә һәрвакыт таза гәүдәле сугышчан ирләрне генә гәүдәләндерергә тырышканнар. Г.Гали

4) Сугышка осталыкны, әзерлекне һ.б.ш. белдерә торган. Сугышчан антын --- җиренә җиткерде ул. С.Хәким. Дошманны җиңү теләге көннән-көн көчәя, кыза бара дип, автор халыкта сугышчан рух, патриотик хисләрнең сүнмәве турында сөйли. Ә.Алиева

5) Бик актуаль, тәэсир көче зур булган (лозунг, мәкалә, нотык h.б.ш. тур.). Алгы сызыкта гына кирәкле геройларны күрергә, материал табарга, сугыш хәлләрен күзәтергә мөмкин. Шунсыз газетаны оператив һәм сугышчан итеп булмый. М.Җәлил. Ул речен барыбыз өчен дә сугышчан лозунг булып әверелгән сүз белән тәмамлады. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә