СУГЫШУ ф. 1) урт. юн. к. сугу 2) Бер-берең белән кыйнашу. Я Аллам! Нинди көн соң бүген? Тегендә сугышалар, монда елыйлар. Акмулла. Ул, сугышканда, үзе сукса да, үзенә суксалар да, әтәч шикелле сикереп-сикереп куя иде. Г.Гобәй. Кырынып, чистарынып мәктәпкә барып кергәндә, озын тәнәфес җиткән, коридорда ду килеп уйныйлар, сугышалар, укытучылар бүлмәсендә шыгрым тулы халык иде. М.Мәһдиев 3) Бер-беренә карата сугыш (3 мәгъ.) хәлендә булу (дәүләтләр тур.) 4) Корал белән көрәшү (армияләр, сугышчылар һ.б.ш. тур.). Кайталмады өйгә зур улым: Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым. М.Җәлил. Кол булып яшәүгә караганда сугышып үлү артыграк. А.Шамов 5) күч. Нәрсәгә дә булса ирешү өчен, бик нык тырышу, көрәшү. Сугыш елларында әрсезләнеп киткән әрем-билчәннәр, шайтан таяклары белән куллар канланганчы, тырнаклар купканчы сугыша-сугыша саклап калган, ниһаять, бөртекләп, кадерләп җыйган тары бит ул. А.Гыйләҗев. --- полягы да, шведы да, литвалысы да үз бәйсезлекләре өчен пычакка пычак килеп сугышалар. Ф.Бәйрәмова Сугыша башлау Сугышырга тотыну; сугышның башлангыч ноктасында булу. Колония бүлүдә ызгышып китеп, империалистлар үзара сугыша башладылар. В.Юныс Сугыша бирү Бернигә карамый сугышу Сугышып йөрү Шактый вакыт сугышу. Фронтларда сугышып йөрдем мин. Б.Рәхмәт Сугышып тору Әле сугышу; даими яки әледән-әле сугышу |