СУГЫШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. сугышу (2–4 мәгъ.). Габдулланы күрү белән, алар аны үзләре белән ияртеп Миркәйләр тыкрыгындагы әлеге бүрәнәләр янына алып килделәр, һәм биредә «күкәй сугыштыру» башланды. Ә.Фәйзи 2) Кызык, тамаша булсын өчен көрәштерү, талаштыру; бер-берсенә өстерү (кош, вак җәнлек, бөҗәк һ.б.ш.ларны). Имештер, аларда [Урта Азия халыкларында] тик шул гына бар: әтәч, бүдәнә сугыштыру, нәшә тарту, әфьюн салу!.. З.Бәшири. Миңлебай унҗиде яшенә кадәр мәдрәсәдә укыса да, атага бер булганлык сәбәпле, иркә булып, укуга күп ихлас куймаенча, күгәрчен очыру, әтәч сугыштыру шикелле уеннар берлә мәшгуль булды. Ш.Мөхәммәдев 3) күч. Котырту, араларын бозу, бәрелештерү. Аларның нигезендә дә һаман шул, большевиклар яраткан, кешене кешегә каршы кую, кешене кеше белән сугыштыру принцибы ята иде. Ә.Еники Сугыштыра башлау Сугыштырырга тотыну. Болай эшләсәк, озакламый завод белән шәһәрне сугыштыра башлыйбыз. Р.Вәлиев Сугыштыра бирү Бернигә карамый сугыштыру Сугыштыра язу Аздан гына сугыштырмый калу Сугыштырып бетерү Үзара барысын да тәмам, бик нык сугыштыру Сугыштырып тору Даими, гел яки әледән-әле сугыштыру; хәзер сугыштыру |