СУГЫШ и. 1) Сугу (1 мәгъ.) хәрәкәте; сугу рәвеше. Аулакта инде, билгеле, җырлашасың, арка сугыш, балдак салыш уйныйсың. А.Шамов

2) Бер-береңә сугу, кыйнаш. Урамнарда гауга, сугыш, кеше кыйнаш кебек күренешләргә тап булмадым. Р.Батулла. Берәрсенең борыны яки ияге дә җимерелсә тагын, театр да килми торган авылыбыз өчен ай буе көлә-көлә сөйләрлек, күңел ачарлык тамаша итеп кабул иткән булыр идек ул сугышны. Ф.Баттал

3) Төрле дәүләтләр, илләр, армияләр h.б.ш. арасындагы кораллы көрәш. Сугыш беткәнгә өч-дүрт ел узган булса да, рәтле тормыш күргән юк әле безнең. Р.Сәгъди

4) Шул көрәшнең аерым бер бәрелеше. Кичә каты сугыш булды. Немецларны тозлап-борычлап пешердек. Г.Кутуй. Әмма Рига өчен сугышта немец шулчаклы нык каршылык күрсәтте, хәтта күпне күргән сугышчыларның да моңа исләре китте. Х.Камалов

Сугыш алласы Туп, пушка һ.б.ш. артиллерия коралы. Менә мин Мәскәү вокзалы янында утырам. Каршыда кирпеч ватыклары. Димәк, монда да сугыш алласы төкергән. Г.Бәширов. Сугыш кыры Сугыш бара торган территория; фронт. Кырык икенче елның рәхимсез салкын көннәрендә аның Шәйдулладан олырак улы сугыш кырында үлеп калды. М.Мәһдиев. Безнең Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Нәби Дәүли һәм тагын бик күп әдипләребез исә канкойгыч сугыш кырына юл тота. Р.Низамиев. Сугыш мәйданы к. сугыш кыры. Сугыш төтенен иснәү Фронтта булу, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашу. Мостафа һәм аның шикелле үк сугыш төтенен иснәп кайткан берничә солдат --- эшче дружинникларны Бакалтай таллыгында мылтык кулланырга өйрәтәләр. К.Нәҗми. Сугыш уты Сугыш куркынычы; сугыш китереп чыгарган тискәре нәтиҗәләр. Аның сизүенчә, менә-менә сугыш утының ялкыннары дөньяны ялмап алыр төсле, дөньяга сугыш уты кабар, сугышларның янгыны кешеләрнең бөтен изге хыялларын көлгә әйләндерер төсле. Ә.Мәхмүдов. Ягъфәр белән Хәтимәнең мәхәббәт чәчәге суык тигәннән түгел, ә сугыш уты ялкыныннан көйгән, көл-күмергә әйләнгән. З.Зəйнуллин. Сугыш уты кабызу Сугыш башлау, аны китереп чыгару, аңа сәбәпче булу. Сугыш уты кабызырга ирек бирмәбез. Жыр. Америка белән Англия реакционерлары яңа сугыш уты кабызу турында ничек шаулыйлар. Г.Әпсәләмов. Сугыш уты кабызучы Сугышны пропагандалаучы һәм шуны башлаучы; агрессор. Баштагы чирек сәгатьне халыкара хәлләргә багышлады, салкын сугыш уты кабызучы Черчилльне сүкте. А.Гыйләҗев. Сугыш уты кабызучы тын алмасын, Сугышларны башлар өчен көн калмасын. Ш.Галиев. Сугыш уты кабыну Сугыш, сугышчан хәрәкәтләр башлану. Көнбатыш Европада сугыш уты кабына. С.Поварисов. Сугыш чукмары 1) Сугышырга, ызгышырга гына торучы; күп сугышучы, ызгышучы. Җибәр! Җибәр, диләр сиңа! Сугыш чукмары! Синнән башка да юлны беләм. Ә.Хәсәнов. – Әнә сугыш чукмары кайтып бара! – Әнә тәрәзә ватучы! А.Гыйләҗев; 2) Сугыш башлаучы як, агрессор. Сугыш чукмарлары, акырынмагыз. Без бит курка торган ил түгел. Ә.Ерикәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә