СУГЫМ и. 1. 1) Ит өчен махсус суела торган йорт хайваны; итлек. Маладис, улым, расхутлар бик күп, чуваштан сугымга ат та аласы бар... Д.Гыйсметдин. Ир-ат бар өйдә сугым суйдылар. Шәмсетдин агай елдагыча быел да елкы чалды. Күршедәге ятим Чынбикә әбинең сугымы юк. Ш.Янбаев

2) Ит өчен хайван сую эше. Байгузиннар унике каз, бер тана, бер иләмсез зур дуңгыз һәм, өч хуҗа берләшеп, бер яшь aт суйдылар. --- Бу – hәp көзен кабатлана торган сугым. Ә.Еники. Сугымга чыгарылган мал диярсең, һәммәсе дә сүзсез буйсындылар. В.Имамов

2. с. мәгъ. Иткә сую өчен атап куелган, шуңа дип асралган. Алар авылдан сугым мал куып килгәннәр икән. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә