СУГЫЛУ ф.1) төш. юн. к. сугу 2) Бик нык орынып китү, каты итеп бәрелү. Башым бик нык сугылды [таудан тәгәрәгәндә], кулым сынган, ахрысы. Ш.Камал. Диңгез дулкыннары бер-бер артлы Текә ярга килеп сугылалар. Ә.Ерикәй 3) Ыргылу, талпыну. Кинәт әрәмәлектә шау-шу купты: атлар өркеп бер якка сугылдылар, кешеләр куркып кычкырып җибәрделәр. А.Шамов. Мин ары сугылып, бире сугылып, Лотфулланың кулыннан ычкынырга омтылам. Ә.Айдар 4) Юнәлешне үзгәртү, борылу; төп юлдан чыгып, ян юл белән китү. Башта без чокыр эчләп бара торган зур юл белән киттек һәм, байтак барганнан соң гына, юлдан сулга, агачлар арасына сугылдык. С.Жәлал 5) Юл уңаеннан гына керү, кереп чыгу. Ара ике генә чакрым бит, их, Кимегә дә сугылган булса шунда. А.Арсланов. --- тиктомалдан гына «Балалар дөньясы» кибетенә сугылып чыгарга булды. Л.Лерон 6) Кемгә дә булса берәр сорау, теләк, гозер белән мөрәҗәгать итү. Алай да син минем кызның йоласын беләсең микән? Ул үзенең теленә торырдай чичән егеткә генә чыгам дип ант иткән бит. Монда күпләр сугылып карады. Н.Исәнбәт |