СУГУ ф. 1) Кул яки берәр әйбер белән кискен бәрү. Кадакны бер сугуда төбенә кадәр батыра аласыңмы? Г.Әпсәләмов. Их, әнә шулай көз көннәрендә эзләп табып, таяк белән сугып төшереп ашаган алманың тәмен белсәгез иде сез! И.Гази. Шулай аптырап утырганда, Хәбир йодрыгы белән идарә пультына китереп сукты. З.Мәхмүди 2) диал. Кыйнау. Шундый атны Кулың барып ничек сугасың? М.Гафури. Кызганмыйча сук шул явызларны. Т.Гыйззәт 3) Суктыру, жәза бирү. Габделкаюм караганда, озын өстәлгә йөзтүбән --- яткырып, берәүне сугалар иде. М.Гали. Хәзрәт колакны бора, суфи абзый илә казый, хаклы булсын, хаксыз булсын, һәр көн сыртка чыбык сугалар, иптәшләр көлә, мыскыл итә, чабата-башмакны урлыйлар. Ф.Кәрими 4) Берәр нәрсәгә бәреп, яңгырау тавыш чыгару; кагу; бәрмә уен коралында уйнау. Сары юрга урман читендә башын уйната-уйната, урта барыш белән, барабан суккан сыман тояк тавышлары чыгарып, онытылган Искәндәрне өенә алып кайта иде. К.Тинчурин. Аннары якындагы чиркәү манарасында чаң суккан тавыш ишетелде. М.Галәү 5) Билгеле вакыт аралыгы саен берәр чыңлау, тавыш, музыка һ.б.ш. рәвешендәге сигнал бирү (сәгать h.б.ш. тур.). Мин күкеле сәгать сукканга уянып киттем. Г.Бәширов. Әнә Кремль курантлары сукканга да ике сәгать үтеп киткән инде, ләкин танышым һаман күренми. Ф.Баттал 6) Ашлык башагындагы, кузагындагы бөртекләрне кагып кою, чыгару, алу. Инде игенне сугып бетерергә дә күп калмады. В.Нуруллин. Менә син миең кибәрлек эсседә йон оекбаш киеп арпа сугуда эшләп кара. М.Мәһдиев 7) Кирпеч, кизәк h.б.ш. әйберләрне махсус калыпка салып ясау, эшләп чыгару. Менә Әхмәт абый, йөзләп йортны көл иткән янгыннан соң, су буенда кирпеч суга башлады. Р.Газиз. Ә инде Наил абыйны эзләп килгән эшкуар, әлбәттә, әлеге техниканы тизәк сугарга түгел, башкала бакчалары өчен органик ашлама җитештерүдә файдаланырга тели. Кызыл таң 8) Нинди дә булса металлны басу, кысу, чүкү юлы белән тиешле формага кертү. Кем белә, сез может монда ялган акча сугып ятарсыз?! Ә.Еники. Чуен койган, тәңкә суккан, чүлмәк ясаган бабаларыбыз. Ватаным Татарстан 9) Тугым кебек нәрсәләрне махсус җайланмада бөгеп ясау. Сабирҗан агай тәгәрмәч суга торган станга утырды да ашыкмый гына күн альяпкычын салды. М.Шәрифуллин 10) Туку (киндер, чыпта h.б.ш.ны). Хезмәт куркытмый аларны, анысы турында борчылмаска мөмкин. Чыпта-кап, киндер сугарлар, чабата тукырлар, кирәк икән, көнлекче эшенә дә ялланырлар. М.Галәү. Ул яз көне, менә хәзерге шикелле, башын да күтәрмичә, айлар буе киндерләр, чүпләмле сөлгеләр суга, кыш буе намазлыклар, өстәл япкычлары, кулъяулыклар чигә, һәммәбезгә дә пирчәткәләр, оекбашлар бәйләп бирә. Г.Бәширов 11) Кагып h.б.ш. рәвешчә беркетеп кую. Күпергә яңа өрлек сукканнар икән. X.Садрый. Гел генә бөкреңне чыгарып, итеккә кадак сугып утырмассың бит, Сафа абзый да, вакыт-вакыт тураеп, аягына баса ---. Ф.Хөсни 12) Канатларын шапылдатып кагу, җәһәт-җәһәт җилпү (эре кошлар тур.). [Әтәч] читән башына очып менде дә, канатларын шап-шап сугып, бугазын киереп кычкырды: – Кикрикүк! И.Гази 13) Келәймә, пичәт кебек нәрсәләрнең эзен, рәсемен, билгесен берәр өслеккә басып төшерү. Аңа мөһер сугылган, штемпель белән кул куелган ич инде. А.Тимергалин. Инде чыгып барганда, Асия аңа «ашыгыч» дип тамга сугылган телеграмма сузды. В.Имамов 14) Гомумән берәр билге, тамга кую, тамгалау, ишарәтләү. Командир ул язуны укып карады да, почмагына резолюция сугып, штабка җибәрде. Ш.Маннур. Һәр кабердән чыккан сөякләргә номер сугып, махсус төзелгән такта сарайга һәрберсен аерым капчыкка салып куялар. З.Зәйнуллин. Ул үзенең кассасының номерын шул кәгазьгә сукты ---. М.Исхаков 15) Җибәрү, бирү (телеграмманы). --- Таңсылу Шәфкатия исеменә «Елдырым» линиясе буенча телеграмма сукты. А.Тимергалин. Ихтыяр телеграфка кереп, үзенең берничә көнгә тоткарлануы турында заводына телеграмма сукты да кунакханәгә кайтып егылды. Р.Вәлиев 16) Ышкып я кырып тәнне, тирене җәрәхәтләү (камыт h.б.ш. тур.). [Ат караучы] барлык сбруйларны тикшереп чыкты. Камыт, ыңгырчак киезләренә бер-бер нәрсә булмаганмы, алар Турыкайның [атның] аркасын сугарлык түгелме... А.Расих. Атлар әле камыт, әле ыңгырчак сугудан җәфаланды. В.Имамов 17) Гадәттәгедән көчлерәк тибү, кагу (йөрәк, пульс тур.). [Габдрахманның] Йөрәгенең сугуы да ялгышып китеп, барган җиреннән хәле бетеп туктый торган була. З.Зәйнуллин 18) Тиеп, бәреп, нәрсәне дә булса зарарлау, зыян салу (яшен тур.). Уралдагы кебек көчле яшеннәр беркайда юктыр: кызып китеп, агачларны сугып яндырды, үзе яндырды, үзе сүндерде. З.Кадыйрова. Әллә нәрсәләрне яшен суга. К.Җәмит 19) Үсемлекләрне, игеннәрне күпләп зарарлау (кырау, боз h.б.ш. тур.). [Ваһап:] Әүхәдинең кызыл бозавы мөгрәмәсен төн буе, ашлыкны боз сукмасын, авылда ут чыкмасын, авызымда утыз теш, исән булсын, төшмәсен, кырылмасын, пешмәсен, эш, пеш! Ә.Фәйзи. Аның үзәге кырау суккан бәрәңге чәчкәсе сыман кап-кара иде. А.Хәлим 20) Организмга тискәре тәэсир итү, зарар бирү, чирләтү. Чыннан да, аның гәүдәсенең ярты ягын паралич суккан: сул кулы һәм уң аягы йөрми. В.Нуруллин. Тышта бик эссе булгач, кояш сукты бугай дип, әбисе өйрәткәндәй, яулык астына әрекмән яфрагы салып, башын кысып яулык белән бәйләде [Фатыйма]. З.Кадыйрова 21) сөйл. Уйнау (өстәл уеннарын һәм кайбер хәрәкәтле уеннарны). Фойеда дүрт егет, авызларына папирос кабып, бильярд сугып ята. X.Сарьян. Тәмәке тарту, аракы эчү, кәрт сугу ише нәрсәләр без яшь чагында әле модага кереп җитмәгән иде. К.Миңлебаев. Кәшәкә сугучы малайлар [урамда уйный иде]. А.Гыйләҗев 22) күч. Ышанулар буенча, нинди дә булса гайре табигый көчләр кешегә бәла-каза, бәхетсезлек, чир җибәрү, зыян китерү. Каһәр суксын дөньясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен! М.Мәһдиев. Килешерлек булсын өчен, Килешелеп торсын өчен, Сарыга буядылар, Кызарды дөньяларым... Нәләт суксын! Ф.Яхин 23) күч. Нәрсәне дә булса бик тиз һәм җиңел генә ясап, эшләп чыгару. Приборлар төзүнең әлифбасын да юньләп белмәгән йөзләп эшче һәм бер-ике инженер, беренче монометрларны әзерләп, ничек куанганнар иде! Ә хәзер «Теплоконтроль» заводы көненә меңнәрчә приборны сугып кына тора. Азат хатын 24) күч. Җиңел, җайлы гына эшләп алу, табу, булдыру. [Фотограф:] Фотографның төшеме мин хыялланганча түгел. Казан тирәсендә минем коллегалар көненә иллешәрне сугалар. Г.Мөхәммәтшин 25) күч. Күңелгә, хисләргә бик авыр тәэсир итү. Моннан да ямьсез, күңел өшеткеч, психикага суга торган сүзнең булуы мөмкинме? Ф.Хөсни. Дүрт ел мәдрәсәдә укып, мин күпне беләм инде, дип йөргән Габдулланың горурлыгына китереп сукты бу. Ә.Фәйзи 26) күч. Тискәре нәтиҗәгә китерү, начар тәэсир итү (төрле хәлләр-шартлар h.б.ш. тур.). Эшсезлек негрларга тагын да катырак суга. Ватаным Татарстан. Эшләр киеренке, ашыгып башкарылды, җитмәсә, төзелеш эшләре кышка каршы башланды, боларның барысы да үзен сиздерде: сыйфатка сукты. Минзәлә 27) күч. Тәвәккәлләп сатып алу яки ничек тә булса килешеп, уртак тел табып, тиз арада үзеңнеке итү. [Бай – икенче бер сәүдәгәр турында:] Минем сәүдәмә аркылы төшеп йөдәтте бит инде. Тагын мин сәүдәләгән ябаганы сугып куйган бит. Ш.Мөхәммәдев. Mahpyй белән Гөлйөземне икебез икесен сугып алыйк та Сөнгать белән Гатауны төпсез тагаракка утыртыйк. М.Фәйзи 28) күч. Оештыру, кору, алып бару (әңгәмә, гәп). Халыкның бер бүлеге, сәкегә кырын төшкән хәлдә, төрле баптан гәп сугарга тотындылар. Г.Ибраһимов. Агайлар, тәмәке көйрәтә-көйрәтә, шул көннәрнең вакыйгаларына бәйләп, Зөһрә йолдыз турында әңгәмә сугалар. Г.Минский 29) күч. Турыдан, бик кискен итеп яки, киресенчә, кинаяләп сөйләү, әйтү. – Берәү дә гаепле түгел, ә буровойлар бораусыз! Шушымы инде җитәкчелек? – Әнә кая китереп сукты Мансур. Ә дөрес әйтә бит. Г.Иделле 30) күч. Талымсызланып һәм тиз-тиз ашау. Получка алган көннәрдә иптәшләре белән берәр яртыны алып кайтып сугалар иде [ямщиклар]. М.Гали. Икмәк кисәкләрен тәмле итеп суга башладылар [малайлар]. Ф.Кәрим 31) күч. гади с. Урлау, чәлдерү. Әстәгъфирулла, теге сервизның бер чынаягы җитми ләса! --- Тагын нәрсәләрне суктылар икән? Д.Булатова ◊ Сукса тимер өзәрлек (өзәрдәй) Бик көчле, таза; типсә тимер өзәрлек. Аның сукса тимер өзәрлек йодрыгы берсе арты берсе әни аркасына төшә башлады. А.Алиш Суга башлау Сугарга керешү. Икмәк кисәкләрен тәмле итеп суга башладылар [малайлар]. Ф.Кәрим. Дәртле аһәңнәрен яңгыратып, Кремль курантлары җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп суга башлады. Х.Бәдигый Суга бирү Бернигә карамый сугу. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде. М.Мәһдиев Суга тору Алдан, башка эш-гамәл башланмас борын яки шуның барышында сугу Суга төшү Тагын да ныграк сугу Сугып алу Тиз арада сугу; бер мәртәбә сугу. – Бетте! – Алексей Лукич учы белән өстәлгә сугып алды. Г.Әпсәләмов. Тәлгать аның иңсәсенә җиңелчә генә сугып алды да Фәриткә таба борылды ---. Ә.Дусайлы Сугып бару Рәттән барысына яки барысын да сугу Сугып бетерү Сугуны тәмамлау; барысын да сугу. Язгы чәчү башланганчы, ничек тә сугып бетерергә кирәк ич безгә игенне! В.Нуруллин Сугып җибәрү Кинәт сугу. Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Нурми аның иңенә сугып җибәрде. Д.Гарифуллин Сугып йөрү Сугу белән мәшгуль булу; шактый вакыттан бирле сугу эше белән шөгыльләнү. Ишегалдыннан көрәк, балта ише нәрсәләр югалгалады. Бигрәк тә Ләсел малайлары усал иде: суккалап йөриләр. Э.Касыймов Сугып кую Бер тапкыр сугу; алдан сугып әзерләү. Ике өчпочмакны сугып куйдым инде мин. Г.Каюмов. – Ват бит какой дило! – диде, бүтән сүз табалмагач, шапылдатып, сакаллы агайның иңбашына сугып куйды. Г.Бәширов Сугып тору Әле, хәзер сугу; даими яки әледән-әле сугу. Һәр яңалыкны барыннан да алда ишетә торган Зәйнәп апа – безнең коридордагы карчык: «Карале бу Хәятне, бу тиклем дә шайтан камчысы булыр икән!» – дип, үзенең ботына сугып торды. Т.Нурмөхәммәтов Сугып чыгу Барысына да сугу. Молекулаларында бензол боҗрасына берничә углеводород радикалы тоташкан матдәләрне исемләү өчен, формуладагы углерод атомнарына номер сугып чыгалар ---. Органик химия |