СУГАРУЛЫ с. 1) Сугарып игелә торган (культуралар тур.). Сугарулы кәбестә утыртасы иде бу дымлы үзәннәргә. Татарстан яшьләре 2) Сугарыла торган; сугарып кына файдаланырга мөмкин булган. Сугарулы кыр-болыннар кирәк. А.Гыйләҗев. Татар әйтем-мәкальләрендә аеруча сугарулы елга буйларына гына хас күл, камыш, көймә, балык, балыкчылык еш телгә алына. Н.Фəттах. Сугарулы болыннарга мохтаҗлык зур. Казан утлары 3) Сугару (2 мәгъ.) юлы белән эшләнә торган, шуңа нигезләнгән (игенчелек һәм аның тармаклары тур.). Урта Азия – иң борынгы сугарулы игенчелек районнарының берсе. Ватаным Татарстан |