СУГАРУ ф. 1) Туфракка су сибү; суга туендыру. Кайбер сугару системаларында су 15–20 км ераклыктагы иген кырларына аккан. Г.Фәйзрахманов. Аграр тармак белгечләре, бәрәңгене кичекмәстән туклыклы матдәләр белән тукландырырга яки сугарырга кирәк, дигән фикердә. Ватаным Татарстан

2) Дымлы шартлар булдыру өчен, каналлар, арыклар h.б.ш. үткәрү, төзү. Чүлләрне сугару

3) Су эчерү (терлеккә). Үгезләрне сугардыңмы? М.Гафури. Рационда сусыл азыклар да булса, аларны [терлекне] сугарганчы ашаталар. А.Расих

4) күч. Берәр төрле идея, караш рухын биру, шуңа буйсындыру. Мәгърифәтчелек романтикасы белән сугарылган әсәрләр янәшәсенә, аерым бер төркем булып, Урта гасыр традицион романтизмы рухында язылган мәрсия, газәлләр килеп тезелә. Р.Ганиева. --- Камил Кәримов яшьлегендә төшенә башлаган су фәлсәфәсен әле дә булса өйрәнә. Ул хәзер халкыбыз күңелен сугару белән мәшгуль. Г.Морат

5) махс. Кыздырып чүкегәннән соң ук салкын суга салып суыту юлы белән ныклыгын арттыру (металл әйберләр тур.). Тимерчеләр, иске чалгы билен бөгеп [чакма тимере ясап], сугарып, чыныктырып бирделәр. А.Гыйләҗев

Сугара башлау Сугарырга тотыну. Сан ягыннан күпләп арткан илләрдә кешеләрне азык белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итү өчен, киләчәк буыннар комлы чүлләрне сугара башлар, шәт. К.Сәгъдәтшин

Сугара төшү Тагын да сугару

Сугарып бетерү Барысын да сугару

Сугарып тору Даими, әледән-әле яки хәзерге моментта сугару. Ашыт суы Шәмәрдән юлындагы әлеге болынны сугарып торган, безнекеннән аз гына киңрәк инеш икән. Т.Нурмөхәммәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә