СУГАНЧА и. бот. Кайбер үсемлек сабакларының гадәттә туфрак астындагы суган бүлбесе шикелле калынайган өлеше. Алар туклыклы матдәләрне я тамырчаларында, я суганча, я бүлбеләрендә көздән үк туплап, запаска җыеп куялар. Ф.Ибраһимова. [Сөмбел:] Верочка, икенче килгәндә, барысын да сөйләрмен, ә хәзер син безгә бакчага утыртырга күпьеллык чәчәк суганчалары бир әле. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә