СУГАНЛЫ’-БОРЫЧЛЫ с. 1) Суган, борыч һәм башка шундый тәмләткечләр салып әзерләгән. Аннары коштабак белән калҗалап тураган ит килде. Җиңгәчәсе аның өстенә суганлы-борычлы кайнар өре салып җибәрде, һәм өйгә әчкелтем хуш ис таралып китте. Ә.Еники

2) күч. Бик каты һәм кискен (тәнкыйтьле-шелтәле сөйләм, сүз h.б.ш.). – Чыдарлар!.. – дип, урысчалап, берничә суганлы-борычлы сүз кыстырды Барлас Камалов. – Кешеләр фронтта алтышар ел йөргәннәр... Ф.Шәфигуллин. Җәмилә аның артыннан суганлы-борычлы сүзләр әйтеп, мыскыллы көлеп калды. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә