СУГАНЛЫ с. 1) Суган салынган, шуны кушып әзерләгән. Тозсыз, борычсыз, чи суганлы, Идел суы – илле батман иттереп пешерелгән шул аш аз-аз гына костырмады. Г.Исхакый. Әни чыкты болгый-болгый камырлы-онлы кулын, суганлы сызык сумсасы ярата, диеп. Р.Харис

2) Суганы булган; суган салган-төягән. Суганлы капчык

3) Суган уңган, суган уңышы булган (ел тур.). Быелгыдай суганлы елны да суган бәясе күтәрелмәс инде

4) к. суганчалы. Түбән температуралар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә, суганлы чәчәкләрне каплап куярга кирәгер. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә