СУГАНЛА’П-БОРЫЧЛАП рәв. 1) Суган белән борыч салып, шуларны өстәп, кушып. Әниләренә тоттырды [Биктимер абзый]: Ит пешер улыңа. Шулпа эчер суганлап-борычлап. З.Зәйнуллин. Ә сез беләсезме, суганлап-борычлап кыздырылган мәче – иң яраткан ризыгым! Ш.Фәрхетдинов

2) күч. Бик каты һәм кискен (тәнкыйтьләү, шелтәләү, сүгү h.б.ш.). – Туры вахтага! – диде конвой начальнигы, суганлап-борычлап сүгенгәч. И.Салахов. Гөләндәм кабина ягына таба суганлап-борычлап берничә сүз әйтте дә сеңелесенә карады. А.Гыйләҗев. Гасыйм абый кешенең йөрәгендә бер эз калдырырлык итеп суганлап-борычлап сөйли дә үзеннән бер нәтиҗә чыгарып куя. X.Садрый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә