СУГАНЛАП рәв. Суган салып; суган белән. Рәхми шул вакыт өстәл янында суганлап, тоз сибеп, кара икмәк ашап утыра икән. Н.Исәнбәт. Урта Азия, Кавказ халыклары гелән кухняда «милли» ит кыздыра, суганлап, борычлап пылау пешерә, без, татарлар, макарон төябез, аны да ипи белән ашыйбыз, туклыклы була, янәсе. Р.Батулла |