СУГАН I и. 1) Амариллисчалар семьялыгыннан әче исле, эфир майларына, витаминнарга бай көпшә кыяклы үсемлек. Кайчандыр бакчаларга гына суган утырталар иде, бүген исә, пай җирләрен үзләренә рәсмиләштереп, гектарлаган мәйданда игәләр. Ватаным Татарстан

2) Шул үсемлекнең ашарга яраклы коры кабыклы, әчкелт тәмле бер төбе, бүлбесе яки кыягы. Нишләптер күзгә суган әчесе керә. Р.Хафизова. Әнкәй суган турый елап. Тактасы бик искергән. Г.Мирһади

3) к. суганча

Суган сату Буш, файдасыз сүз сөйләп вакыт әрәм итү; ләчтит сату. [Гайнулла карт:] Печән базарына чыгып суган сатып гайбәт сөйләгән кебек булмас әле. Ш.Мөхәммәдев. Суган суы суыру 1) Ачлы-туклы яшәү; ач булу. Алар хәзер суган суы суырып утыралармы? Һ.Такташ. Чиле-пешле такмак язарга өйрәнү өчен, университетта суган суы суырып, биш ел гомер уздырып, кием туздырып, эт өрдереп, кеше көлдереп йөрүнең бер дә хаҗәте юк. Г.Афзал; 2) Берәр нәрсәгә мохтаҗ булу. Татар теленә бәйләнешле уйлап табу патенты, мөгаен, фәкать бездә генә бардыр... Шул ук вакытта үзебез менә монда суган суы суырып утырабыз... З.Мифтахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә