СУВЕРЕНИТЕТ и. лат. кит. 1) Эчке һәм тышкы сәясәттә башка дәүләтләрдән тулы бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек. Нигә әле деколонизацияне суверенитет яулау һәм башка аллы-гөлле сүзләр белән алмаштырып маташабыз? Н.Нәҗми. Суверенитет даулаган елларда татарның дәррәү күтәрелеп алуы милләтнең исәнлеген, көрәшкә сәләтлелеген, потенциаль көчен күрсәтте. Т.Миңнуллин 2) Нәрсәгәдер карата суверен (II) булу хәле, югары хакимият хокукы. Дәүләтнең һава киңлегенә суверенитетка ия булу. Британия монархиясе суверенитетында булу |