СУБЪЕКТИВЛЫК и. Субъектив булу хәле, күренеше; субъектив шәхескә h.б.ш. хас сыйфатлар. Гадәттә субъективлык романтизм белән бәйләп карала. --- Ике гасыр чигендә буржуаз җәмгыятькә протест рәвешендә мәйданга чыккан экспрессионистик әдәбиятта субъективлык аеруча зур урын алды. Н.Думави. Билгеле, бу карашлар, материалистик диалектикага корылмаганлыктан, көпшәклеге, субъективлыгы белән характерлана. К.Гыйззәтов |