СУБЪЕКТИВИЗМ и. нем. 1) филос. Объектив чынбарлыкны инкяр итә торган, аны субъект аңында гына яши дип саный торган идеалистик юнәлеш. Ләкин аның субъективизм кебек яман күренештән тәмам котылганы юк әле. К.Гыйззәтов 2) к. субъективлык. Кайбер чыгышларда әдипләргә килешеп бетмәгән дорфалык, субъективизм чалымнары булгаласа да, каләмдәшләр, күңелендәгеләрен яшермичә, ачыктан-ачык ихлас сөйләделәр, татар әдәбиятының киләчәге өчен борчылып чыгыш ясадылар. Р.Фәйзуллин |