СУБЪЕКТИВ с. 1. 1) Кеше аңында яши торган, субъект (1 мәгъ.) ихтыярына бәйле. Бу юнәлешне объектив һәм субъектив төрләргә бүлеп эш итү сорала. К.Гыйззәтов 2) Субъектка, шәхескә, аерым кешегә яки кешеләргә мөнәсәбәтле. Милләтнең үз эчендә һәм төрле милләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә барган этник процессларның торышын һәрдаим күзәтеп һәм өйрәнеп торучы дәүләт һәм дәүләт оешмаларының булуы да мәслихәт. Алар милләтләрнең үсү процессында уңай яки тискәре роль уйнаучы субъектив фактор саналалар. Татар халык иҗаты 3) Берәр кешенең үзенә генә хас; уртак яки гомуми түгел; шәхси. Теге яки бу идеяне формалаштыруда аның [язучының] субъектив аерымлыклары шиксез зур бер роль уйный. Һ.Такташ. Әлбәттә, Еники карашында субъектив яклар өстенлек алган. Р.Фәтхрахманов 4) Субъективизмга мөнәсәбәтле, шуңа караган. Субъектив идеализм. Социологиядәге субъектив метод 5) Объектив булмаган, берьяклы; алдан ук бер генә фикерне, гадәттә тискәрене, күздә тотып якын килгән. Чын мәгънәсендә үткен тел белән язылган, кайбер урыннарда шаяру катыш субъектив бәя, мөнәсәбәт тә үзен нык сиздерә торган бу язмалар җиңел-рәхәт укыла... Д.Заһидуллина. Тарихыбызны берьяклы, субъектив аңлатуга килешмәүчәнлек күрсәтергә тиешбез. Казан утлары 2. рәв. мәгъ. Объективлыкка нигезләнмичә, объективлык сакламыйча; алдан ук бер генә фикерне күздә тотып, берьяклы якын килеп. --- этимология өлкәсе, никадәр генә тырышып башкарсаң да, фантазиягә корыла, субъектив фикерләүгә урын калдыра. Х.Садри |