СУБЪЕКТ и. лат. кит. 1) филос. Аң һәм ихтыярга ия, берәр объектка юнәлдерелгән максатлы эшчәнлеккә сәләтле зат; кеше. Әйтик, табигать турындагы фәннәр (астрономия, физика, химия һ.б.) субъекттан азат. К.Гыйззәтов. Кешенең – тормышка, субъектның объектка мөнәсәбәтен революцион практика рәвешендә аңласак кына, тарихта шәхеснең ролен дөрес аңлаган булырбыз. Г.Нигъмәти. Субъект – фикер йөртә белүче зат ул, ягъни кеше 2) Берәр процесста, вакыйгада актив катнашучы зат, кешеләр төркеме, коллектив яки оешма. Тарих субъекты буларак ил. Коллектив – тәрбия объекты гына түгел, субъекты да 3) юр. Билгеле хокуклары һәм бурычлары булган зат яки оешма. Субъектның статусы бары тик Россия Федерациясе һәм субъектның үзара ризалыгы белән генә үзгәртелә ала, диелгән. Ватаным Татарстан. Хокук субъекты. Җинаять субъекты 4) Билгеле сыйфатларга ия кеше, берәр үзенчәлекләре булган берәү. Теге Гали кызыклы гына субъект икән 5) сөйл. Тискәре сыйфатлары булган, күңелгә ошамаган, шикле кеше. Аерым субъектлар [эшкә] комачаулый икән – аларны юлдан алып ташларга гына кирәк. А.Расих. Я, менә сөйләштегез, ничек соң шул субъект? Н.Исәнбәт 6) лог. Хөкемнең предикат белән сыйфатлана, билгеләнә торган предметы, хөкем йөртелә торган нәрсә. Хөкемнең субъекты һәм предикаты 7) лингв. Җөмләдә ия яки гомумән башкаручыны белдергән грамматик форма |