СУБТРО’ПИК II с. геогр. 1) Тропик һәм уртача климатлы зоналар арасында урнашкан табигый поясларга караган; тропик буендагы, шуның янәшәсендәге (географик урын тур.). Ул гына да түгел, субтропик якларга хас булганча, тоташ яңгыр ява. Р.Фәйзуллин. Ыругта күбесенчә тропик һәм субтропик өлкәләрдә үсә торган 700гә якын төр исәпләнә, аларның кайберләре генә уртача төбәкләрдә очрый. Л.Мәүлетова

2) Шундый өлкә, урын өчен хас. Ялта – Көньяк Кырымның курортлар үзәге. Субтропик климат һәм шуңа хас гаҗәеп үсемлекләр дөньясы! Г.Иделле. Биредә субтропик климат шартларында таулар итәгендә ярымчүллекләр урнашкан. Материклар һәм океаннар географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә