СУБСТРАТ и. лат. 1) махс. Берәр нәрсә барлыкка килү, формалашу, оешу өчен нигез. --- бу процесста да субстрат яисә күрше телләрнең тәэсире шактый зур роль уйный. Фән һәм тел 2) биол. Берәр төрле организмнар үрчү, үсү өчен туклыклы мохит, зәмин. Чүлмәк төбенә башта – дренаж (гравий, керамзит), аннан соң субстрат салыгыз. Субстрат һәрвакыт дымлырак булсын. Шәһри Казан 3) филос. Барлык процесс һәм күренешләрнең гомуми материаль нигезе; бериш күренешләрнең охшашлыгына сәбәп булган гомуми нигез; субстанция. Материя – дөньядагы барлык процессларның субстраты. Психик күренешләрнең материаль субстратын өйрәнү |