СУБСТА’НЦИЯ и. лат. 1) филос. Барлык предмет һәм күренешләрнең беренчел нигезен, асылын тәшкил иткән реаль чынбарлык, материя. --- табигатьтәге һәрнәрсәне җанлы итеп күзаллау (анимизм) тәэсирендә җан гомумән мөстәкыйль субстанция буларак аңланган, ягъни кешенең һәм әйберләрнең җаны чыгып-кереп йөри дип исәпләнгән. Татар халык иҗаты. Без үзебез матди субстанция булганлыктан, матди дөнья турында гына белемлебез, шул хакта гына фикер йөртәбез һәм киләчәктә дә фәлсәфәбезне шул кысада дәвам иттерәчәкбез. З.Мурсиев. Рухи субстанция

2) кит. Берәр нәрсәнең асылы, эчтәлеге. Препарат әзерләнә торган субстанция кайвакыт бик ямьсез төстә булып, аннан начар ис чыга. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә