СУБСТАНТИВЛАШУ ф. лингв. Субстантивациягә дучар булу, исемләшү. Мәсәлән, тамырдагы мәгънәнең субстантивлашкан нәтиҗәсен белдерүче (киңәшмә, оешма), җыймалык, гомумилек төшенчәсен бирүче (тынычлык, рәхәтсезлек, кешелек, кызыллык), бергәлек төшенчәсен белдерүче (сыйныфташ, юлдаш) кушымчаларның элеккегә караганда күбрәк кулланылуы, аларда яңа мәгънә төсмерләре артуы күзәтелә. В.Хаков. Исем фигыльләр бик җиӊел субстантивлаша



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә