СУБОРДИНА’ЦИЯ и. лат. Хезмәт дисциплинасы кагыйдәләре нигезендә кече дәрәҗәдәге хәзмәткәрләрнеӊ югары дәрәҗәдә булганнарга рәсми буйсыну системасы. --- сорау, беренче карашка тоелганча, артык гадиләрдән түгел иде. Аның рәсми рәвештә баруы турында сүз дә булырга мөмкин түгел: заманалар башка, субординация буенча да бу мөмкин түгел ---. Р.Мирхәйдәров. Без – Алтын Урда халкы дәвамчылары, хәрби тәртипләргә буйсыну, субординация саклау – каныбызда. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә