СУ’ АНАСЫ и. миф. Суда, гадәттә елгада яши, озын чәчле хатын-кыз кыяфәтендә була, дип ышанылган явыз зат. Ah, харап эш! Су анасы да минем арттан чаба. Г.Тукай. Cy астында ул тән тагы да ак күренә, әйтерсең су анасы үзе. Cy анасын шулай ап-ак тәнле диләр. М.Хәбибуллин. Cy өстендә сыек томан. Шомлы талгынлык тирә-якта. Буа эченнән менә-менә су анасы чыгар сыман. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә