СУ и. 1. 1) Елга, күл, диңгез, океаннарны барлыкка китерә торган, водород белән кислородның химик кушылмасыннан гыйбарәт үтәкүренмәле төссез сыекча. Елга суы кинәт ярларыннан чыгып, урап, ташкынланып үтәргә мөмкин. М.Рафиков. Зират яныннан чыккан чишмә суы, кечкенә генә инеш ясап, буага килеп тоташа. Ф.Гарипова 2) Сусауны басу, дәвалану һ.б.ш. максатлар белән эчелә торган әлеге сыекча; шуңа берәр матдә кушылган эчемлек. Йомырка агы салынган кайнар суны тышта тиз-тиз суытты да, авыру сабыйның хәлсез иреннәрен ачып, әз-әз йоттырды [әнисе]. Г.Ибраһимов. Газлы су бир әле, чибәрем! Г.Афзал 3) Инеш, елга, күл, диңгез h.б.ш. гадәттә зур тирән объект. Ай калкып акрын туадыр, Ир егет яуны куадыр, Ир булсаң, суны үткел – Суны үтеп мине тоткыл! Дастан. --- тәрәзәгә карыйм, туган як күренмәсме, дим. Зуррак су күзгә чалынса, Каспий диңгезе дип уйлап, йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Р.Вәлиев. Зур су шаулый ерак-еракта! Зөлфәт 4) Дым, юешлек. Солы саламына су үткән. Г.Бәширов. Түбәдән су үтү сәбәпле, түбә ремонтланып, шифер белән ябылды. Хезмәт 5) Кеше яки хайван организмының күзәнәкләрендә, тукымаларында һәм куышлыкларында була торган, гадәттә төссез яки саргылт сыекча; сүл. Үпкәсеннән сары су суыртып тордык. Шәһри Казан. Ашказаны суы 6) Җимешләр, яшелчәләр составында була торган сыеклык; шулардан агызып, саркытып, сыгып алынган сыеклык; сыгынты; сут. Җимеш суын синең күз алдыңда сыгып, боз салып бирәләр, йоткан саен тәнгә рәхәтлек агып керә. М.Юныс. Барый абзый бәхетле елмайды, йотлыгып, нарасые алып кайткан каен суын эчте, әйтерсең ул шушы суны гына көткән. З.Кадыйрова 7) Берәр нәрсәнең сыек эремәсе. Без әле күп нәрсәне белеп бетермибез. Бәлки, ләм, күкертле су, саф һавада булу синең организмыңны бөтенләй үзгәртер. Ф.Яруллин. Татлы яратучыларга шуны гына киңәш итәм: ашаганнан соң авызыгызны содалы су белән чайкагыз. Сәламәтлек 8) Эчендә берәр ризык пешерелгән, тозланган, кайнатылган, шуларның тәме, сүле, кисәкчәләре катнашкан сыеклык. Витамин-мазар җитешмәүне булдырмас өчен, пешкән дөге, пешкән солы суы эчерткәннәр. А.Хәсәнов. Миненуp: Шуңа [шешәгә] гөмбә суы сал да алып кер. Д.Салихов 9) Җиләк-җимеш, үсемлек һ.б.ш.лардан ясаган татлы яки җиңелчә исерткеч эчемлек. Галимә апа уранып кына чәй янына килеп утырды һәм, бераз коймак aшay белән бергә, әни кайнатып биргән карлыган суын эчте. М.Гафури. Әллә каян табып, сары кашык та алып кайттылар. Алардан эчелгән сары гөлҗимеш суы да, кунакка сакланган тары ярмасыннан пешерелгән ботка да кызны терелтергә ашыкмады. Р.Рахман 2. хәб. сүз мәгъ. 1) Бик нык юешләнгән, тәмам чыланып беткән. Чокырлардан шуышып килгәнгә Йончытылган, шинельләр – су. Ф.Кәрим. Болытлар җир белән тоташкан. Балчык итек һәм ботинка олтаннарына сылана. Шинельләр, бүрекләр – лычма су. С.Шакир. Аның [малайның] аяклары гына түгел, җиңнәренә кадәр чыланып, лач су була. Г.Сабитов 2) Көтелгән, тиешле куелыгыннан күпкә кайтыш; бик сыек (аш-су тур.) ◊ Су агу шигъ. Вакыт, гомер узу. Заман кичте, сулар акты, Хәзер юк инде ялкын; Кызу сүнде йөрәктә, Мәңгелеккә инде ул салкын. Г.Тукай. Ул шушы авылдан соңгы тапкыр чыгып киткәннән бирле, байтак су аккан булса да, Сөләйманов бөтенесен дә бүгенге кебек хәтерли. И.Гази. Су астына җибәрү Суга батыру; батырып һәлак итү. Су астына китү Бату; батып һәлак булу. Узган елны бер авыл кешесен аты-ние белән алып китте боз. Үзен коткардылар, аты белән чанасы су төбенә китте. Ә.Фәйзи. [Давыл] туктамаса, безнең су астына китүебез дә бик ихтимал. Ә.Касыймов. Эзләүчеләр су астына киткән бер машина эзенә юлыккан. Безнеӊ гәҗит. Суга салу 1) Суга батырып үтерү, һәлак итү. [Кыз – Таһирга:] Сөйлә безгә: сине суга салып, Кемнәр аердылар илеңнән? Ф.Бурнаш; 2) Бәхетсезлеккә, һәлакәткә дучар итү. Байлык вәгъдә итә бай сиңа, Шул байлыкка күңелең ымсына. Син кызыңны суга саласың, Син кызыңны утка атасың. Ә.Ерикәй; 3) Тиешсезгә яки бик бәрәкәтсез файдаланып әрәм-шәрәм итү. Нәсимә дус кызларына ияреп берәр тиенлек көнбагыш яки сагыз алса, әнисе олыдан кубып тирги иде аны: авыр заманда бер тиене дә эшкә ярый, ә син аны суга салып йөрисең. К.Нәҗми. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: халык дәвалаучыларына йөрү – вакыт үткәрү, акчаны суга салу, батып барганда саламга тотыну ул. Безнеӊ гәҗит; 4) Нинди дә булса начар уйлардан һ.б.ш. арыну, котылу. Сәйдә дә моң-сагышын суга салырга уйлады ахры, әмма ни гаҗәп, һәр китүеннән ул тагын да сагышлырак, ямансурак булып кайтты… Г.Гыйльманов. Судан коры чыгу Күңелсез, катлаулы вакыйгадан югалтуларсыз, зарар күрмичә чыгу; гаепле булып та, җәзасыз котылу. [Әхмәтҗан] башын юләргә чыгарып, судан коры чыкмакчы була. Г.Толымбай. Ул иртәгә үк бүгенге җыелыш турында Сакмановка хәбәр итәчәк. Бу тиле-миленең кушканын үтәмичә, судан коры чыгу юлын да өйрәтер «Игелек» хуҗасы. Т.Галиуллин. Фетнә барышында «зур гөнаһка чуммаган» старшиналар судан коры чыгу җаен карый башлый. В.Имамов. Су кабу к. авызга су кабу. Акча турында су кап. А.Әхмәт. Су кебек эчү 1) Бик яхшы укый белү. [Фатима] русча һәм мөселманча язуларны, халык тәгъбиренчә, су кебек эчә иде. Г.Ибраһимов. Сүрәләрне әткәм су кебек эчә, өйгә иман нуры биреп, биш намаз укый иде. Д.Каюмова; 2) Бик яхшы белү, нык үзләштергән булу (берәр телне, дәресне h.б.ш.). Бик тырыша, хәлфә биргән дәресләрне су кебек эчә идем, шулай итеп күңелне юата идем. М.Гафури. Өлкән сыйныфта укучылар гына түгел, башлангыч сыйныф укучысы да интернетны су кебек эчә, кирәкле информацияне бик тиз таба. Мәгариф. Су керү к. су коену. Рәхәтләнеп су кердек, комда кызындык, уеннар уйнадык, әрәмәдә карлыган, кура җиләге җыйдык. С.Сабиров. Бозаулар көткән чакта, иптәшләр белән су керергә төшә идек. Ә.Айдар. Су кичү юг. Тормыш кыенлыкларын кичерү, җиңеп чыгу. Йөр, әйлән бөтен җирне, сулар кич; Кеше атлы еланнар калмасын һич! С.Рәмиев. Авырлыкны, кыенлыкны ул [эшче хатын] күп күрде. Тау актарды, таш күтәрде, җир сөрде. Иленә яу, җиренә дау килгән чакта да Утлар узды, сулар кичте, ул җиңде. З.Биишева. Су коену Юыну, сафлану h.б.ш. өчен елга, күл кебек су эченә кереп коену. Хәтта Мишәгә төшеп, су коенып чыгасыларым килә иде. В.Нуруллин. Су кушу Төрле уйдырмалар h.б.ш. өстәү, күпертү, арттыру. [Хөсәен] сүзләренә су кушып, күзгә төтен җибәрә башлаган икән. Г.Мөхәммәтшин. Су төбенә җибәрү к. су астына җибәрү. Комсомолец Могилевич, төшәргә сигнал бирелгәч тә, корабтан сикерми, корабтагы әйберләрнең берсен дә су төбенә җибәрәсе килми, барысын да коткарып калырга тырыша. А.Алиш. Су төбенә китү к. су астына китү. Сөйгәне белән су төбенә китеп барган Сайдә авылдагы хәтәр хәлләрне белмәве белән бәхетле иде. Г.Гыйльманов. Су урынына эчү к. су кебек эчү. [Әлмәттә яшәүче Альбина Насыйрова] Математиканы су урынына эчә. Гаилә һәм мәктәп |