СТЮАРДЕ’ССА и. ингл. Хатын-кыз стюард. Франция ярларына якынлашып киләрәк, лайнерның үзе кебек үк зифа стюардесса юлчыларга кофе һәм татлы эчемлекләр өләшә башлауга, каршыдагы телевизорның тавышын көчәйтә төштеләр. А.Тимергалин. Җирдән күтәрелеп тиешле биеклеккә менеп җиткәнче үк, стюардессабыз миңа бер язу китереп тоттырды. Р.Ибраһимов |