СТУ’ДИЯЧЕ и. 1) Студиядә (2 мәгъ.) укучы. 1939 елны студиячеләр, Казанга кайтып, опера театрын ачып җибәрәләр. Р.Галиев. Мин, яшь театр белгече, театр җитәкчелеге --- чакыруы буенча, коллективның яшь студиячеләре өчен дөнья театры тарихы фәненнән күзәтү лекцияләре уку максаты белән, беренче тапкыр Әлмәткә килдем. И.Илялова 2) Студия (3–5 мәгъ.) хезмәткәре |