СТУ’ДИЯ и. ит. 1) Сынчы, рәссам остаханәсе 2) Рәссам, скульптор яки артистлар әзерли торган мәктәп. Халык иҗаты йортында һәвәскәр рәссамнар өчен иҗат студиясе оештырырга мәҗбүр булдым. Мәдәни җомга. Театр студиясендә уку 3) Күбесенчә яшь кадрлардан (артист, рәссам һ.б.ш.лардан) торган, уку һәм иҗат эшләрен бергә кушып алып барган сәнгать коллективы. Әллә борыннары бик югары булды, әллә телләре артык коры, студия халкы аларны кабул итмәде. А.Хәсәнов. [Муса Җәлил] Әллә ничә журналның редакторы, булачак опера театрының студиясен төзүче иде. Г.Ахунов 4) Кинофильмнар эшләп чыгара торган оешма; киностудия. Әлеге студия чыгарган фильмнар да, нигездә, татар кулында булмады. Р.Батулла. [Әмирхан Еники] «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936– 1937) ---. Татарстан язучылары 5) Радио, телевидение тапшыруларын әзерләү, төшерү, тавыш яздыру h.б.ш. өчен махсус җиһазланган бүлмә яки бина. Әле профессиональ камера, профессиональ оператор тапканчы, мин һәвәскәрләрчә генә сине тасмага төшерим әле. Студия шартларында түгел, Батулла өе шартларында. Р.Батулла. Уфада тавыш яздыру студиясендә Айдарны очраттым, һәм ул татар эстрадасында, төгәлрәге, аның төркемендә гитарада уйнарга чакырды. Э.Фатыйхова |