СТУДЕНТЛЫК и. 1) Студент булу хәле. Безнең студентлык тормышы авыр да, кыен да, күңелле дә, кайгылы да. Г.Кутуй. Ниһаять, Муса Җәлил – Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультеты студенты. 3145 номерлы студентлык билеты, 1930 ел. С.Ибраһимова

2) Студент булган чор. Җитмешенче елларның башына туры килгән студентлык чоры хакында сөйләгәндә, тагын бер бик мөһим нәрсәне дә истән чыгармаска кирәк. М.Вәлиев. Шөкер, студентлык чоры, гәрчә аерым кыенлыклар булса да, нәтиҗәле узды. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә