СТРУКТУ’РАЛЫ с. Билгеле үзенчәлектәге структурасы, эчке төзелеше булган. Егерменче елларда киң колачлы, катлаулы структуралы поэмалар бәйләмен язып чыкканнан соң, Туфан берничә елга шигърият сәхнәсеннән югалып тора, биштәрен аркасына асып, ил буйлап сәяхәткә чыгып китә, күзәтә, өйрәнә. Т.Галиуллин. --- Казан ханлыгы катлаулы социаль структуралы дәүләт булып күзаллана. Н.Гариф |