СТРУКТУРАЛИЗМ и. лат. Гуманитар фәннәрдә (лингвистика, әдәбият белеме, этнография, тарих һ.б.ш.ларда) XX гасырның 20 нче елларында формалашкан, тикшеренүдә структур ысул, модельләү, семиотика, формальләштерү һәм математикалаштыру элементларын кулланудан гыйбарәт юнәлеш. --- аның да телнең төзелеше белән аеруча мавыккан, ягъни структурализм кыйбласын алган чор иде бу. И.Низамов. Болай эш итүне структурализм өчен гомумән характерлы сыйфат дип санарга кирәк. К.Гыйззәтов. Америка структурализмы телне саф формаль тасвирлау белән шөгыльләнә. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә