СТРУКТУ’РА и. лат. махс. 1) Берәр нәрсәнең эчке төзелеше; бербөтенне тәшкил иткән өлеш-кисәкләренең үзара урнашу, бәйләнү тәртибе. Монадалы структура эволюция барышында беренче барлыкка килгән дип санала. Л.Мәүлетова. Агротехника, туфрак структурасы, агачларның төрләре... Арслангали, кечкенә блокнот тотып, яшьләр каршында лекция укый. Д.Каюмова

2) Шундый өлеш-кисәкләр хасил иткән нәрсә; бербөтен. Концепт – катлаулы һәм күп билгеләмәле структура. Ф.Хәсәнова. Тавыш ярылары –гормоннарга бик сизгер структура. А.Юнысова

3) Нәрсәнең дә булса оештырылу рәвеше. Институтның структурасы

4) Оешма, учреждение, орган. Күрше республиканың Бүздәк һәм Чишмә район хакимиятләрендә мәдәният бүлеге дигән структура бөтенләй юкка чыгарылган. Римзил Вәлиев. Федераль власть органнары системасында милли үсеш, милләтара иминлек, этносларның үзара бәйләнеше мәсьәләләре өчен җавап бирүче махсус структура булдырырга кирәк дип исәплим. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә