СТРУКТУР с. 1) Нәрсәнеңдер эчке төзелешенә, структурасына мөнәсәбәтле. Гади һәм кушма җөмлә бер-берсеннән төзелешләре белән генә, ягъни структур яктан гына аерылалар. М.Зәкиев. Бәлки, Мәгариф министрлыгына структур үзгәрешләр кертергә, статусын үзгәртергә, кайбер вәкаләтләрне аңа тапшырырга кирәктер. Р.Миңнуллин 2) Структура ягыннан тикшерә, өйрәнә торган. Лотман кебек галимнәр ныклап эшкәрткән структур поэтикага охшаш якларны да күрә. Х.Миңнегулов. Әсәрләргә структур анализ, идея-эстетик бөтенлектә бәя бирү кызыклы күзәтүләр ясарга, образның эволюциясендә яңа үзенчәлекләрне аерып чыгарырга мөмкинлек бирер иде. Н.Гафиятуллина |