СТРУКЛА’У ф. Агач өслекне струк белән эшкәртү, струк белән тигезләп шомарту. Струкламаган тактадан җил-яңгыр тимәсенгә каккалап куйган лапас кисәге ул. Г.Ахунов. Лапас ягыннан чыш-чыш нәрсәдер струклаганмы, ышкылаганмы тавыш ишетелеп тора иде. Р.Төхфәтуллин Струклап алу Тиз арада струклау Струклап бетерү Струклау эшен тәмамлау Струклап кую Тиз арада яки алдан струклау Струклап тору Әле, хәзерге вакытта струклау Струклый бару Акрынлап барысын да струклау Струклый башлау Струкларга керешү |