СТРУК и. лат. Агач кайрысын кулдан каезлау, сыдырып төшерү, бүрәнәне беренчел эшкәртү өчен, ике тоткалы кәкре йөзле эш коралы; гөргеч; русчасы: скобель. Остаханәсенә килеп керсәң, исең китәрлек: дивардагы киштәләрендә нинди генә ышкы, струк, чүкеч, эскәнҗә, өтерге, мин белеп бетермәгән тагын әллә ничаклы эш кораллары тезелешеп яткан булыр. Р.Низами. Таза-таза ир-егетләр тарткан ике куллы струклар, кәкре ышкылар күккә йомычка чөя. Р.Газизов |