СТРО’ФИКА и. рус. әд. 1) Поэтика теориясенеӊ строфалар турындагы тармагы. Ритм, рифма, строфика һәм композиция мәсьәләләре уңышлы шигырьләр нигезендә анализлана. Т.Гыйлаҗев. --- яшь шагыйрьләр арасында оригинальлеккә, үз тавышын табуга омтылып, эчтәлек оригинальлеге турында бөтенләй оныткан килеш, рифмалаштыруда, үлчәү һәм ритмда, строфикада «яңалык» уйлап чыгару омтылышларын еш кына күрергә мөмкин. И.Нуруллин

2) Шигырьнеӊ строфаларга бүленеше, строфаларга бүленеш ягыннан төзелеше. Татар шигыренең сурәтлелек байлыкларын үстерүгә Такташ ифрат зур өлеш кертте. Аерым алганда, ритм, рифма өлкәсендәге яңачалыклары, ачышлары белән татар шигъриятен тиңсез баетты ---. Рифманы Такташ күп йөкләмәле итеп кулланды. Т.Галиуллин. --- Семён Липкин болай дип яза: «Габдулла Тукайның иҗаты белән күп еллар буе танышып киләсең һәм кинәт аның байтак кына әсәрләренең традицион Көнчыгыш строфикасы белән – ике юллы шигырь итеп язылганын яки газәл формасында булуын күрәсең...» Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә