СТРОФА и. гр. әд. Шигырьдә билгеле бер метрик, ритмик, интонацион-синтаксик төзелешкә ия булган һәм рифма белән берләштерелгән кисәк; бер-берсенә ярашкан юллар бергәлеге. Әсәрдәге һәр строфа адәм баласының чиксез тирән кайгысы, мәңге бетмәс хәсрәте хакында сөйли. Ф.Урманче. Билгеле булганча, «Туган тел» шигыренең менә бу дүртенче строфасын күп еллар буена китапларда бастырмадылар, имеш, анда Ходай турында искә алына ---. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә