СТРОЙ I и. рус 1) Хәрбиләрнең бер-берсенең ян ягына, янәшәсенә басып, сызык буйлап тигезләнеп тезелгән сафы; шеренга; рәткә тезелгән хәрби часть. Майор строй каршында рәхмәт белдерә. И.Гази. Шәмси белән сакаллы сугышчы командующийның сүзләрен, гүя стройда тыңлагандай, аягүрә басып, дулкынланып тыңладылар. Г.Бәширов

2) Сугышчан хәрәкәтләр һ.б.ш. өчен хәрбиләр, хәрби техника, гаскәри часть кебекләрнең билгеле рәвештә тезелү тәртибе. Бар белгәне – өстән килгән приказларны уку, мондагыларын язу, солдат солдатка честь бирәме, роталар ашханәгә җырлап, тигез стройда үтәме... Кем устав таләп иткәнчә киенми? С.Шәрипов. Аланга җитәрәк туктап калган автобустан унлап кеше төште. Фронтовиклар. Әнә түшләрендә – орден-медаль планкалары… Стройга тезелеп киләләр. Г.Гыйльманов

3) Сугышта турыдан-туры катнашкан хәрбиләр составы; шундый гаскәр хезмәте. «Винтовка тота беләбез. Безне стройга алыгыз. Санитарлыкка бездән картраклар да табылыр әле», – дигәч, аларның икәвен дә стройга алдык. Ш.Усманов

4) Гомумән, берәр эш өчен тезелгән кешеләрнең төзек рәтләре; колонна. Анда [детдомда] кыйныйлар. Строй белән йөртәләр... Укол кадыйлар... Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә