СТРИПТИЗ и. ингл. 1) Артистларның бию барышында әкренләп чишенүеннән, ялангач тән күрсәтүеннән гыйбарәт эстрада тамашасы. Кәтүкнең хатыны Наҗияне дә алып, «Акчарлак» ресторанына стриптиз карарга менеп китәләр. А.Хәсәнов. Чаллы шәһәренең бер базарында ял көнендә өйлә тирәсендә бер төркем кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеделәр. Шәһри Казан

2) Шундый тамаша күрсәтелә торган урын. Стриптизда эшләдем һәм шул ук вакытта өйдәге рәхәтлекне искә төшерә идем. Ялкын

3) шаярт. Чишенү. Аңлашылды: боларының операциядән соңгы җөйләре тигезләнгән, шуны бер-берсенә күрсәтеп мактанулары икән. Менә кайда ул стриптиз! Безнең гәҗит

4) күч. Артык ачылып китү, серне теләсә кемгә ачу гадәте яки гамәле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә