СТРЕСС и. ингл. 1) Кеше яки хайван организмының берәр тискәре факторга (салкын, ачлык, яра һ.б.ш.га) каршы җавап реакция буларак барлыкка килгән киеренкелек хәле. Нурзиягезне терелтү өчен шок кирәк, стресс кирәк! Ф.Баттал 2) Нерв системасының шундый киеренке хәл кичерүе. Психологлар фикеренчә, имтихан – балалар өчен зур стресс, шуңа да бу вакытта аеруча игътибарлы булу сорала. Шәһри Казан |