СТРЕЛЕЦ и. рус тар. XVI–XVII йөзләрдәге Русь дәүләтендә махсус даими гаскәрдә хезмәт итүче. Кама аръягындагы хәрби ныгытмалардагы стрелецларның беренче төркеме – урыслаша башлаган шляхтичлар – 1738–1739 елларда Шушма елгасы буена, аңа Куак суы килеп кушылган җиргә күчереләләр. Җ.Рәхимов. --- татар патшасы гына урыс стрелецларының башларын балта белән үзе чаба ала, урыс боярларының сакалын кайчы белән кырка ала. З.Зәйнуллин |