СТРЕЙЧ и. ингл. 1. 1) Сузылучан, гадәттә синтетик җепләр кушып тукылган тукыма

2) Нинди дә булса товарларны, йөкне төрү өчен кулланыла торган тартылучан пластик плёнка

3) Шундый тукыманың яки плёнканың сузылучанлык, эластиклык дәрәҗәсе

2. с. мәгъ. Сузылучан, эластик. Ул үзенә берничә размерга зуррак соры пинжәк, алсу төстәге стрейч чалбар кигән, ак күлмәге өстеннән сары шакмаклы галстук тагып куйган. М.Кәбиров. Моннан тыш сәнәгать паркындагы предприятиеләрдә көнкүреш өчен кирәкле полимер әйберләр, металл конструкцияләр һәм ишекләр, видеокүзәтү системасы, стрейч плёнкалар җитештерелә һәм теплицаларда чәчәк үстерелә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә