СТРАХОВА’НИЕ и. рус икът., юр. Саулыкка, милеккә, шәхси иминлеккә зыян килгән очракта матди яктан тәэмин итү системасы; иминиятләштерү. Морза имениесеннән кисәү генә калды. Ә нәрсәгә ирештек? Морзабыз элеккесеннән дә шәбрәк итеп таш пулат салдырды. Картлар сөйли: ул хөкүмәттән, янәсе, бик күп итеп страхование акчасы алган. К.Нәҗми. Шәһәребез шифаханәләрендә мәҗбүри медицина страхование полислары бирү дәвам итә. Р.Мөхиярова |