СТРАТЕ’ГИЯ и. гр. 1) Сугыш алып баруның иң югары осталыгы, зур сугышларга җитәкчелек итү осталыгы; сугыш фәне. Илне сакларга, халыкны якларга шул стратегия кирәк. М.Гайнетдинов 2) Иҗтимагый, сәяси көрәшкә җитәкчелек итү осталыгы; шул хактагы тәгълимат. Карышу мөмкин түгел, ул [горком] – төп штаб, стратегия һәм тактика шунда эшләнә, һәр эшкә, хәлгә, вакыйгага, кешеләргә бәя бирелә. Х.Камалов 3) Берәр эшчәнлек өлкәсендә алдан күреп эш итү, гомуми план төзү осталыгы; шул хактагы тәгълимат. Мәскәүнең милли стратегия институты эксперт-аналитигы Яна Амелина фикеренчә, халык Мортазинга хакимият тарафыннан изелгән журналист буларак караса да, чынлыкта ул – сәяси уенчы. Г.Галәметдин 4) Спорт уеннарында уенны алып баруның алдан төзелгән һәм уен барышында эзлекле гамәлгә ашырылган гомуми планы |