СТРАТЕ’ГИК с. 1. 1) Стратегиягә мөнәсәбәтле, шуңа караган. Владимир Ильич Ульянов-Ленин «Бер адым алга, ике адым артка» дип аталган хезмәтендә большевиклар партиясенең тактик һәм стратегик бурычларын билгели. Т.Миңнуллин. Гитлер һәм Вермахт командованиесе, шул җиңүдән файдаланып, үзләренең стратегик планнарын тормышка ашырырга тотыналар. З.Зәйнуллин 2) Стратегия таләпләренә җавап бирә торган; стратегиягә хезмәт итә, стратегия максатында файдаланыла торган. Әгәр хәрби конфликт, сугыш-мазар чыкса, финнар бу стратегик юлны ярты сәгать эчендә өзәчәкләр. А.Хәсәнов. --- егерме яшьлек Фоат Гариф улы Тулбаев, стратегик объект маякны Бандера бандасы һөҗүменнән саклаганда, 1948 елның беренче гыйнварында һәлак була. Т.Кәримов 3) Зур, җитди, иң әһәмиятле, гомуми. Эш менә нәрсәдә: без күп вакыт бүгенгедән чыгып кына гамәл кылабыз – вазгыятьне анализлыйбыз, стратегик юнәлеше тәгаенләнмәгән планнар корабыз һәм алды-арты уйланылмаган чараларда катнашабыз ---. Р.Сафин. Әллә соң дин әһелләре үз халкының тәрәккые өчен булдырылган милли идеядән бөтенләй читтә торырга тиешме? Ә бит әлеге төшенчәгә халык тормышының иң әһәмиятле, моңарчы гамәлгә ашырылмаган стратегик проблемалары салына. З.Мансуров 2. рәв. мәгъ. Стратегиягә нигезләнеп, стратегияне күздә тотып; глобаль рәвештә, киң масштабта. Курск дугасы сугышын планлаштыруда генерал Антоновның стратегик уйлау таланты искиткеч уңай нәтиҗә бирә. З.Зәйнуллин |