СТРА’ЖНИК и. рус 1) 1917 елга кадәр Россиядә иң кече дәрәҗәдәге авыл полицейские. Ләкин шул вакыт капкадан берәү йөгереп килеп тә керде, стражникны бәреп тә екты. Карасак, Гыйбаш абзый икән! Г.Бәширов. Менә 1911 елның 30 гыйнварына каршы төндә, жандарм ротмистры командалыгы астында, йөзләп атлы стражник, җиде становой пристав һәм бер исправник мәдрәсәгә басып керәләр. И.Нуруллин

2) Гомумән кече дәрәҗәле полицейский h.б.ш. кораллы сакчы. Кылычларын кыныннан чыгарып өскә каратып тоткан стражниклар сагы астында дүрт студент килә ---. Ә.Фәйзи. Алар менә нәрсә күрделәр: төрмә ишегалдында ике стражник инде бирегә алдан китерелгән Муса Җәлилне ерткычларча кыйнап торалар, тимер дагалы итекләре белән типкәлиләр. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә