СТОП ы. ингл. 1. Берәр хәрәкәт, эш-гамәлне туктатырга кушып әйтелә. Без туп-туры эчкә узмакчы булдык. Ләкин без беркатлы сабыйлар икәнбез әле. – Стоп, стоп! – дип туктатты безне каты чырайлы завуч. – Билетларыгыз кайда? М.Мәһдиев. Стоп, брат, без синең белән ни дип сүз куештык? Җ.Дәрзаман

2. хәб. функ. сөйл. Берәр хәрәкәт, эш-гамәлнең туктавын белдерә

3. и. мәгъ. Механизм, транспорт һ.б.ш.ларны моментында туктату кирәклеген белдерә торган сигнал, билге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә